Сәхнәгә фән олимпиадаларында җиңүчеләр, республика конкурслары, конференцияләре, белем бирү, шулай ук патриотик юнәлештәге фестивальләр триумфаторлары чыкты. Районыбызны илебездә генә түгел, ә бәлки аннан читтә дә данга күмгән иң яхшы спортчылар билгеләп үтелде. Иҗат һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә читтә калмады.
Бу көнне яшьләр алдында Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган 20 ветеран һәм тыл хезмәтчәннәренең дә басуы символик булды. Алексеевскилылар өлкән яшьтәгеләрне аерым бер җылылык белән каршыладылар: озакка сузылган көчле кул чабулар астында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә истәлек медальләрен район башлыгы Владимир Козонков һәм бу көннәрдә районыбызга килгән “Эпрон” коткару судносы капитаны Денис Берге тапшырды.
Залда утыручылар өчен районның яшь артистларының матур концерт программасы әйбәт бүләк булды.