Шимбә көнне, 26 декабрьдә, Чистайда ТР Мәктәп баскетбол лигасының зона ярышлары булып узды.
Әлеге чараны карарга төрле яшьтәге бик күп бала килде. Алар өчен район мәдәният йорты артистлары әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән концерт программасы әзерләгән иделәр.
Хәзер урамнарыбызда муенсалар таккан зифа яшел чибәркәйләрне, җем-җеп итеп торучы бина фасадларын, фонарь баганаларындагы гирляндалар һәм башка күп кенә бизәлешне күрергә мөмкин.
Бүген республика башкаласының Боз спорт сараенда республика Яңа ел чыршысы узачак. Бәйрәм чарасында яшь алексеевскилылар да – төрледән-төрле казанышларга ирешкән иң яхшыдан да яхшы 20 укучыбыз катнашачак.
Узып баручы елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, район кешеләре традиция буенча “Яңа, 2016 ел белән, алексеевскилылар!” исемле фильм карый алачаклар.
Дүшәмбе, 28 декабрьдә, район үзәгенең Чиркәү мәйданында үзәк чыршы ачылачак.
Рабигүл әүвәл аеның уникенче көне – Ислам дөньясында зур тантана көне. Быел ул 22-23 декабрьгә туры килә. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме.
Балалар сәнгать мәктәбе әлеге статуска “Киләчәк мәктәбе” исеме астында Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча лаек булды. Алексеевск педагоглары конкурс жюрие тикшерүенә үз эшләнмәләрен – һәртөрле уку программаларын, методик әсбапларын тәкъдим иттеләр. Аларның һөнәри дәрәҗәләре дә исәпкә алынды.
“Бәрәнҗәр” халык керәшен фольклор ансамбле башкалабызның “Ак барс” яшьләр үзәгендә булып узган I Халыкара “Мәдәниятләр меңьеллыгы” милли гореф-гадәтләр фестивалендә катнашты. Бу фестивальгә 40тан артык гариза бирүче коллективлар арасыннан бары тик 15 коллектив кына сайлап алынган иде.
18 декабрьдә Казан шәһәренең “Теннис академиясе”ндә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Кубогы старт алды. Анда Саба, Алексеевск, Кайбыч, Актаныш, Тәтеш, Түбән Кама, Мөслим, Теләче, Әлмәт, Буа, Азнакай, Аксубай, Әлки, Чистай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач, Алабуга районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казаннан 50 дән артык команда катнашты.