2016 елның 21 апрелендә Язгы игелек атнасының “Игелекле эшләр көне”н Алексеевск халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “үзенә бертөрле” балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә багышладылар.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте үзәк идарәсенең Рәхмәт хаты белән Седова Нина Кузьминична бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән Бадыйков Равил Сабирҗан улы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Россиянең этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен Бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасында (ЕГАИС) исәпкә алуга 100 % тоташуны тәэмин иткән беренче субъекты булды.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр “Весенние проталины” VI Бөтенроссия вокаль-хор иҗаты конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. “Кояшкай” (“Солнышко”) хоры 9-12 яшьлек яшьтәшләре арасында “Хор коллективы” һәм “Академик хор” номинацияләрендә беренче урынны алды, ә сәнгать мәктәбен тәмамлаучы Раида Шәйдуллина “Эстрада вокалы” номинациясендә икенче булды.
Җомга көнне, 22 апрельдә сәгать 10да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль район Советының җиденче утырышы булачак.
Шул ук көнне, сәгать 9да утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының алтынчы утырышы булачак.
Әлеге дата алдыннан район башлыгы Владимир Козонков җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен, муниципаль хезмәт ветераннарын һәм депутатларны алда торган бәйрәм белән котлый:
19 апрельдә балалар һәм яшүсмерләр колледж волонтерлары чакыруы буенча “Яхшылык безнең арада!” исемле спорт-күңел ачу һәм танып-белү ведомствоара чарасында катнаштылар.
Алексеевск районында “Язгы игелек атналыгы – “ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН” игелекле эшләр эстафетасы” башланып китте.