Безнең район әлеге законны гамәлгә ашыруда актив катнашты. Хәзер районның исерткеч эчемлек сатыла торган барлык сәүдә нокталарына, республикадагы кебек үк, әлеге системада сатып алуны гына түгел, ә бәлки сатуны да теркәргә кирәк. Бу системада эшләүгә бүген үк керешү мөһим: программа көйләнгән. Өстәвенә 1 июльдән Бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына алкоголь продукциясен ваклап сатуны теркәү турында мәгълүматлар китерергә кирәк булачак. Әйтергә кирәк, 1 июльгә кадәр ЕГАИСка җибәрелгән мәгълүматлар тест мәгълүматлары булып саналачак һәм контроль чаралар үткәргәндә исәпкә алынмаячак.