Әлеге ирекле акция кысаларында аграр колледж студентлары күп кенә чаралар планлаштырдылар, аларда теләге булган бөтен кеше катнаша ала.
Шулай итеп, колледжда игелекле эшләр эстафетасына багышланган тантаналы линейка булды.
Бүген якташыбыз Сергей Даниловны дәвалау өчен акча җыю максатында хәйрия кинофильмы күрсәтү оештырылды.
Иртәгә, 20 апрельдә, Сергейга акча җыю максатында Совет, Казаков урамнары буйлап һәм үзәк район хастаханәсе тирәсендә “Игелек маршы” акциясе узачак.
Пәнҗешәмбе көнне кече ватаныбызга, республикага һәм Россиягә мәхәббәт тәрбияләү максатында бистә кешеләренә Георгий тасмалары таратылачак.
“Игелеклелек атналыгы” җомга көнне “Балаларга шатлык бүләк ит” акциясе белән тәмамланачак. Студентлар “Кайгырту” приютына барачаклар, анда хәрбиләштерелгән эстафета үткәрәчәкләр һәм балаларга китаплар бүләк итәчәкләр.