Өч команда сәгать ярым буена ГТО нормаларын тапшырып (сикерделәр, аркан тарттылар, арканда йөрделәр һәм башкалар), җиңүче титулын яуладылар. Икенче номинациядә волонтерлар белән бергә, плакатларга язып, үзләренең хис-тойгыларын белдерделәр. Йомгаклау өлешендә студентлар тормышы турында волонтерлар төшергән тематик фильм күрсәтелде, ул булачак студентларга һөнәр сайлау буенча реклама буларак тәкъдим ителде. Һәр катнашучы бүләккә “Игелеклелек атналыгы” значогы алды.