– Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисадый хәле, район кешеләренә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Шуңа күрә муниципаль хезмәткәр әлеге һөнәр ияләреннән хуҗалыкның иң төрле тармакларында киң белем, зур җаваплылык, даими төстә үз-үзеңә контрольлек итү һәм сабырлык таләп итә. Янәшәңдә яшәүче кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юк бит.
Шушы бәйрәм көнендә җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм депутатлар корпусына нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, татулык, туган районыбыз хакына җирле үзидарәне тагын да ныгытуда яңа уңышлар һәм якташларыбызга лаеклырак яшәү өчен шартлар булдыруларын телим.