Алексеевск районында “Игелекле эшләр көне” дәвам итә

2016 елның 22 апреле, җомга

Өйгә барып очрашу турында алдан ясалган тәкъдимне ата-аналар хуплап кабул иттеләр. Алар барган өч гаиләдә балалар  церебраль паралич белән авырый. Ике яшьлек Тимур  тәрбиягә алынган, ул йөрәк чирле булып туган, социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, үзәк район хастаханәсе, балигь булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгечләренең ведомствоара үзара ярдәме кысаларында малайга республика клиник хастаханәсендә операция ясалган. Әнисе, Тимур нормаль үсә, июнь аенда ул балалар бакчасына барачак, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International