ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Смелова Надежда Леонидовна бүләкләнде.
 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зирекле авылында Кәримовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Быел бу ир белән хатын бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
 

4 июльдә Казаков урамында урнашкан паркта асфальтта “Кояшлы җәй”  рәсемнәр конкурсы булды.

Бүгенге көндә Татарстан кадастрында аерым шартларда файдаланыла торган территорияләрнең 71 меңнән артык зонасы  турында мәгълүматлар бар. 


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре өчен әрҗәләр район үзәгендә берничә урынга – күп функцияле үзәкнең (Совет мәйданы, 2 нче йорт) беренче катына, “Карусель” әйберләр базарына (Павелкин урамы, 24) һәм үзәк район хастаханәсе поликлиникасына (Куйбышев урамы, 85) куелды.

2017 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы бинасында (Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 46 нчы йорт, 1 нче кабинет) гражданнарны Россия Федерациясе Тикшерү комитетының  Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе  җитәкчесе урынбасары,  юстицияполковнигы Җәләлиев Руслан Хәсән улы кабул итәчәк.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Шимбә көнне, 8 июльдә, мәйданда сабан бәйрәме – Сабантуй булачак.

Социаль яклау органнарына  социаль ярдәм алырга дип мөрәҗәгать итү өчен сезгә Татарстан Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең uslugi.tatarstan.ruПорталында (моннан соң — Портал!) социаль  яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә электрон рәвештә гариза бирергә һәм кайбер дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирелде.

Алексеевск районы территориясендә давыл булуы ихтимал 

Алексеевск районы территориясендә дүрт көндә – 28 июньнән 1 июльгә кадәр – дүрт янгын булды, утта өч өй, бер гараж, бер абзар янып бетте. Янгынга  ике тапкыр ут төртү, бер кыска ялганыш һәм бер тапкыр яшен сугу китерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International