Алексеевск районында Сабантуй булачак

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Шимбә көнне, 8 июльдә, мәйданда сабан бәйрәме – Сабантуй булачак.
Бәйрәм сәгать 10 да башлана. Теләге булган бөтен кеше конкурслар, уеннар һәм ярышларда катнаша алачак, менә алар: милли көрәш; багана башына әтәч алырга менү; гер күтәрү; кашык белән авызга йомырка кабып йөгерү; канат тарту; капчык киеп йөгерү; армрестлинг; чүлмәк вату; волейбол; пляж волейболы;   призлар кисеп алу; капчык сугышы; көянтә белән йөгерү; авыш колгада йөрү; «катыктан акча табып ал» конкурсы; стритболл; агач кисү; супер городки; футбол; бадминтон. Бирегә автомобильләрегездә генә түгел, ә җәмәгать транспортында да килергә мөмкин булачак. Бәйрәм көнендә автобус  рейслары оештырылачак, аның маршруты болай: Мамонов урамы – Сельхозтехника – «Кама» кинотеатры – «Факел» кибете – Пенсия фонды идарәсе – Совет урамы – 2 нче Алексеевск мәктәбе – «Красный восток» клубы – мәйдан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International