Алексеевск районы территориясендә дүрт көндә – 28 июньнән 1 июльгә кадәр – дүрт янгын булды, утта өч өй, бер гараж, бер абзар янып бетте. Янгынга ике тапкыр ут төртү, бер кыска ялганыш һәм бер тапкыр яшен сугу китерде.
Янгыннарны һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез.
Тыела:
–изоляциясе бозылган электрүткәргечләрдән һәм кабельдән файдалану;
– зарарланган розеткалар, өзгечләр, башка электр үткәрү әйберләреннән файдалану;
– кулдан ясалган, стандарт булмаган электр җылыту приборларын куллану;
– электр челтәренә тоташтырылган электр җылыту приборларын, шулай ук башка көнкүреш электр приборларын, шул исәптән әзерләүче завод инструкциясе нигезендә тәүлек әйләнәсе эшли торган режимдагылардан башка, көтү режимында торучы электр приборларын караучысыз калдыру;
– электр щитлары, электр двигательләре һәм эшләтеп җибәрү аппаратурасы янында җиңел кабынып китә торган ягулык матдәләре һәм материаллары урнаштыру;
– авария, башка төзү-монтаж һәм торгызу эшләрен башкарганда, электр приборларын тукландыру өчен билгеләнмәгән озынайткычлар, челтәр фильтрларын кертеп, вакытлыча ясап куелган электрүткәргечтән файдалану;
Ягып җылыту сезоны алдыннан мичләрне, шулай ук башка җылыту приборларын һәм системаларын тикшерергә һәм ремонтларга.
Мичтән файдаланганда тыела:
Газ баллоннарын шәхси торак өйләрдә, фатирларда һәм торак бүлмәләрдә, шулай ук кухняларда, эвакуация юлларында, баскыч мәйданчыкларында, цоколь катларында, подвалларда һәм чарлак биналарында, балконнарда һәм лоджийларда саклау тыела.
Көнкүреш газ плитәләре өчен (шул исәптән кухня плитәләре, су җылыту казаннары, газ колонкалары) газ баллоннары, газ плитәсенә тоташтырылган кимендә 5 литр сыйдырышлы заводта эшләнгән бер баллоннан кала, биналардан тыш янкормаларда урнаштырыла.