Хөрмәтле Алексеевск районы кешеләре!

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Социаль яклау органнарына  социаль ярдәм алырга дип мөрәҗәгать итү өчен сезгә Татарстан Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең uslugi.tatarstan.ruПорталында (моннан соң — Портал!) социаль  яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә электрон рәвештә гариза бирергә һәм кайбер дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирелде.

 Атап әйткәндә, сез түбәндәгеләрне билгеләү өчен дәүләт хезмәтенә гариза яза аласыз:

  • ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә төп компенсацияне;
  • ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә өстәмәкомпенсацияне;
  • бер балага ае саен түләнә торган пособиене;
  • пенсионерларга юл йөрүгә айлык акчалата түләүне;
  • күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламаларны;
  • ишле гаилә балаларына юл йөрүгә субсидияләрне;
  • ишле гаилә балаларына даруларга субсидияләрне;
  • инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия-ташламаларны.

Социаль яклау органнарына тулысынча электрон рәвештә мөрәҗәгать итү өчен сезгә түбәндәгеләр кирәк булачак:

- компьютер,
- Интернет;

– бердәм идентификация һәм аутентификация системасында esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча стандарт исәп-хисап язмаларын теркәү;

Порталда – “Шәхси кабинет” – теркәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International