Алексеевскиның “Кайгырту”приюты балалар белән иҗади эшне дәвам иттерә

2017 елның 7 июле, җомга

4 июльдә Казаков урамында урнашкан паркта асфальтта “Кояшлы җәй”  рәсемнәр конкурсы булды.

Конкурсның максаты: эстетик зәвык һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Балалар чын тылсымчылар булдылар, алар үзләренең рәсемнәре белән соры асфальт мәйданчыгын чын әкият дөньясына әйләндерделәр. Алар конкурска бик җитди карадылар, нык тырыштылар, һәм берничә минут эчендә асфальтта салават күпере хасил булды. Төсле акбурлар балаларга күңелдәге уйларын сурәтләп бирергә булышты. Балалар кояш рәсемен, салават күперен, чәчәкләр дәрьясын ясадылар, үз рәсемнәрендә җәйге буяуларның җетелеген күрсәттеләр. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле, әкияттәгедәй матур һәм күркәм килеп чыкты.  

Приют тәрбияләнүчеләре өчен  чараны Ольга Карамзина оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International