Китапханәдә китапханәче балаларны кунакчыл каршылады һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну һәм әсирләнгән карашлары белән китапханәченең сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес мөгамәләдә булу, китапны ничек сайлап алу, абунәдә һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар аларның китапханәдә нинди принцип буенча урнашулары, балаларның нәрсә укырга яратулары турында белделәр. Балалар матур итеп стеллажларга куелган тышлары төрле төстәге китапларны бик гаҗәпләнеп, ә кемдер тын да алмыйча карады. Шулкадәр күп китапны балалар беркайчан да күрмәгәннәр булып чыкты.
2017 елның 13 июлендә иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр “Бөтенроссия ачык ишекләр көне” кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә Алексеевск районы эшмәкәрләре өчен ишекләр ачыла.
2017 елның 10 июлендә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияче Маслова Н.В туп белән “Тугыз таш”ишегалды уены үткәрде.
2017 елның 30 июлендә сәгать 10 да "Казан" Гаилә үзәгендә (Казан шәһәре,Сибгат Хәким урамы, 4) триатлон буенча "Казан триатлоны-2017" ярышлары булачак. Теләге булган бөтен кешедән катнашуын сорыйбыз. Ярышлар ике дисциплинада: спринт һәм суперспринтта үтәчәк.
2017 елның 15 июненнән 18 ноябренә кадәр эшләүче яшьләрнең ел саен “Безнең заман” бишенче ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә. Ул ЯрЧаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын үз эченә ала. Суперфинал һәм гала-концерт Казанда булачак.
“Барысы да мәхәббәттән башлана!”. Гаилә шул нәрсә ул, аны табуы бик авыр, ә югалтуы куркыныч. Гаилә ул –кеше тормышында иң әһәмиятле нәрсә. Гаилә һәрвакыт синең белән була торган нәрсә ул. Гаилә ул – бәхет һәм өйдә мәхәббәт.
Калькулятордан файдалану өчен http://kt.tatarstan.ruсайтына “Обращение и прием граждан” менюсына керергә кирәк, шуннан соң сез “Калькулятор коммунальных платежей” (“Коммуналь түләүләр калькуляторы”) тәрәзәсен күрерсез. Беренче этапта шәһәр исемен, аннары исәп-хисап чорын, шулай ук яшәү шартлары адресын – гомуми мәйданны, өйнең тибын, теркәлгән гражданнар санын күрсәтергә кирәк булачак. Шуннан соң барысы да инструкция буенча.
8 июльдә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итү вакытында мәйданда авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын, предприятие һәм оешма хезмәтчәннәрен сәламләделәр.