Калькулятордан файдалану өчен http://kt.tatarstan.ruсайтына “Обращение и прием граждан” менюсына керергә кирәк, шуннан соң сез “Калькулятор коммунальных платежей” (“Коммуналь түләүләр калькуляторы”) тәрәзәсен күрерсез. Беренче этапта шәһәр исемен, аннары исәп-хисап чорын, шулай ук яшәү шартлары адресын – гомуми мәйданны, өйнең тибын, теркәлгән гражданнар санын күрсәтергә кирәк булачак. Шуннан соң барысы да инструкция буенча.
Сайтта онлайн исәп-хисабы нәтиҗәләре буенча коммуналь хезмәтләр өчен йомгаклау суммасының төбәк исәп-хисап үзәгеннән (РРЦ) алынган түләү кәгазенең гомуми өй ихтыяҗларына кулланылган коммуналь ресурс күләмнәре белән бәйләнгән булырга тиешлеге турында әйтелә. Барлык сораулар белән РРЦга һәм үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итә аласыз.
Калькулятор шулай ук “Проверить превышение” төймәсенә басып, хезмәтләрнең узган ел белән чагыштырганда рөхсәт ителә торган чик бәясенең үсешен тикшерергә була. Бәя арттырылган очракта үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: 1 июльдән торак-комуналь тарифлар күтәрелде.