2017 елның 10 июлендә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияче Маслова Н.В туп белән “Тугыз таш”ишегалды уены үткәрде.
Балалар уен кагыйдәләре белән таныштылар, 9 өлештән торган һәм уртасында тугыз таш өеме булган квадрат сыздылар һәм санагыч ярдәмендә алып баручыны сайлап алдылар. Катнашучылар чиратлап туп ыргытып, өемне тараттылар, ә өем таралып беткәч, алып баручы туп алып, балалар һәр ташны шакмаклар эченә берәмләп салган арада уенчыларга комачауларга тырышты. Уенчылар шулай да ташларны таратып бетерә алсалар, алып баручы уенны яңадан башлады.