Ялкын авыл мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2017 елның 11 июле, сишәмбе

“Барысы да  мәхәббәттән башлана!”. Гаилә шул нәрсә ул, аны табуы бик авыр, ә югалтуы куркыныч. Гаилә ул  –кеше тормышында иң әһәмиятле нәрсә. Гаилә һәрвакыт синең белән була торган нәрсә ул. Гаилә ул – бәхет һәм өйдә мәхәббәт.

9 июльдә Ялкын авыл мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Анда Ялкын авыл мәдәният йортының үзешчән артистлары гына түгел, ә бәлки Казаннан кайткан кунаклар да җырлар һәм биюләр башкарды.

Бәйрәм концертыбызның иң яшь катнашучысы Казан кызы Азалия Җиһаншина иде, ул тамашачыларга “Шарики воздушные” җырын һәм искиткеч матур, дәртле һинд биюен бүләк итте. Шулай ук Ялкын авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучысы Виктория Барышева һәм Казан кунаклары Эльвира Пашина белән Регина Хафизова да эстрада биюләре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International