ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның  6 сентябрендә “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында Алексеевскиның “Кайгырту” приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Нәрсә ул кайгырту?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

7 сентябрьдә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Мин урам аркылы ничек чыгам?” исемле уеннар үткәрелде.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 5 сентябрендә  район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, район ветераннар советы әгъзасы Гүзәлия Шакирова һәм социаль яклау бүлегенең өйләргә барып  социаль  хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе  Лариса Белова, Зур Тигәнәле авыл җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе һәм әгъзалары  хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана,  Алексеевск районының Зур Тигәнәле   авылы кешесе Гарипова Илһамия Мөҗип кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

10 сентябрьдә Зур Тигәнәле җирлеге  Советы депутатын өстәмә сайлау булачак.
 


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның  6 сентябрендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төп идарәсе начальнигы Рәфис Җәүдәт улы Хәбибуллин кабул итәчәк.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Соңгы вакытта гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы авыл хуҗалыгы терлекләрен, атап әйткәндә, мөгезле эре терлекләрен кеше һәм терлекләр өчен уртак авыруларны булдырмау һәм бетерү буенча эпизоотик чараларга каршы расланган чаралар нигезендә тикшерү һәм профилактик прививкалар (вакцинация), диагностик тикшеренүләр үткәрү өчен дәүләт ветеринария  белгечләренә тапшырмау очраклары ешайды, бу ветеринария өлкәсендәге законнарны, нәкъ менә “Ветеринария турында”гы 4979-1 санлы 14 май, 1993 елгы Федераль законның 18 маддәсен бозу булып тора.

2017 елның 4  сентябрендә Болгар шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич  Болгар Ислам академиясен ачуда катнашачак.
 

2017 елның 30 августында “Кайгырту” приюты тәрбиячеләре “Республикам, сиңа багышлыйм” исемле уен программасы үткәрде.

30 августта Лебяжье авылы мәдәният йортында  Авыл көненә багышланган концерт булды.
 


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узып баручы җәйнең соңгы көнендә ЗАГСның Алексеевск бүлеге никахланышу турында 100 нче акт язуын теркәде. Кристина һәм Эдгар  Крюковлар ЗАГС органнарының йөз еллыгы елында аларның пары 100 нче булуга чын мәгънәсендә гаҗәпкә калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International