Илһамия Мөҗип кызы “Разумовский” совхозында төрле эшләрдә эшли. Эшләү дәверендә аңа пилорамда, төзелештә һәм басуда көч түгәргә туры килә. Дүрт бала: ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерә. Биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуына да карамастан, кәефе күтәренке, таза, нык, ягымлы һәм мөлаем.