Алексеевск районында Зур Тигәнәле җирлеге Советы депутатын сайлау булачак

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрьдә Зур Тигәнәле җирлеге  Советы депутатын өстәмә сайлау булачак.
Сайлауда ике кандидат катнаша. “Бердәм Россия” партиясеннән – авыл кешесе, мәктәп директоры Илгиз Галимов, ә Казан кешесе Венера Нәгыймова “Гадел Россия” партиясе тарафыннан күрсәтелде.
Венера Нәгыймова  “Колибри” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры булып тора. Ике катнашучыга да территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Татьяна Ипатова депутатлыкка кандидат таныклыкларын тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International