2017 елның 6 сентябрендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төп идарәсе начальнигы Рәфис Җәүдәт улы Хәбибуллин кабул итәчәк.
Барлык сораулар белән бу көнне Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 нче йорт.
Кабул итүгә 843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга була.
Гражданнарны ТР башкарма хакимиятенең федераль органнары территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР прокуратурасы, ТР Конституция суды аппараты хезмәткәрләре һәм РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендәге нотариусларның шәхсән кабул итү графигы “РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе” бүлегендә) ТР буенча баш федераль инспекция сайтында (http://gfi.tatarstan.ru/урнаштырылган.