2017 елның 30 августында “Кайгырту” приюты тәрбиячеләре “Республикам, сиңа багышлыйм” исемле уен программасы үткәрде.
Приютта тәрбияләнүчеләр чарада актив катнаштылар. Аның беренче өлешендә Татарстан турындагы викторина сорауларына бердәм булып җавап бирделәр һәм символлар – република әләме һәм гербы, нинди милләтләрнең дус-тату булып яшәүләре, республика башкаласы һәм аның башка шәһәрләре турында яхшы белүләрен, ә чараның икенче өлешендә хәрәкәтле милли уеннарда һәм конкурсларда җитезлекләрен, өлгерлекләрен, түземлелекләрен күрсәттеләр.