7 сентябрьдә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Мин урам аркылы ничек чыгам?” исемле уеннар үткәрелде.
Уен башында әңгәмәләр булды, анда балалар светофорның өч төсе нәрсәне аңлатуын, бу урыннан урам аркылы чыгарга яравын нинди билгеләр күрсәтүен, урамны чыкканда кайсы якка һәм ни өчен карарга кирәклеген, юлда “зебра”ны ни өчен ясауларын, җәяүле кичүен нинди билге кисәтүен искә төшерделәр. Аннары балалар рольләргә бүленеп, бик рәхәтләнеп төрле хәлләрдә юл аркылы чыгуны уйнап күрсәттеләр.