ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Котыру авыруы – ахыры үлемгә китерүче куркыныч вируслы авыру. Аны тудыручы вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм баш, арка миендә, төкерек бизләрендә – авыру терлекләр һәм кешеләр селәгәендә була.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 13 ноябрендә көндезге 1 дән 14 ноябрендә кичке 6 га кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү.

Күптән түгел район  ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире  Лариса Белова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны, күп балалы ана, районыбызның Войкино авылы кешесе  Костина Екатерина Михайловнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

2017 елның 17 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. МЕДВЕДЕВның Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә» (Казан шәһәре,  К.Маркс урамы, 31/7 нче йорт) Татарстан Республикасында «ӨЛКӘН БУЫН»  федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү булачак. Кабул итү кысаларында Татарстан Республикасында пенсия белән тәэмин итү,  пенсия яшендәге кешеләр өчен социаль, медицина һәм башка хезмәтләрнең арзан һәм сыйфатлы булу, мәшгульлек, белем бирү программаларына керү һәм өлкән буынның актив һәм озак яшәве өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга мөмкин.

Урта Тигәнәле участок ветеринария пункты биш авыл җирлегенә: Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Родники, Зур Тигәнәле, Кыркүл һәм Зур Полянка авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Урта Тигәнәле ветеринария пунктында өч кеше эшли. Коллектив аз санлы булса да, тупланган һәм һөнәрмәндләрдән тора. Болар – ирле-хатынлы Фәния һәм Фәнис Вәлиевлар,   Нурмамат Акбаев.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Узган чәршәмбедә район мәдәният йортында көн-төн постта торучы кешеләрне – Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен сәламләделәр. 10 ноябрьдә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Ә быел әлеге хезмәтнең юбилее: Россия милициясенә 100 ел тулды.
 

Алексеевск районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Хузангай” җәмгыятендә хезмәтне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кабул итү  Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 нче йортта булачак.

Хәзер “ТР хезмәтләре” («Услуги РТ») мобиль кушымтасы аша салым исәпләүләрен һәм бурычларны түләргә мөмкин. Мобиль кушымтаны яңарту турында Министрлар Кабинетындагы брифингта журналистларга ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов сөйләде. Шуның белән бергә ул моны түләүченең кирәкле мәгълүматлары белән тиешле квитанциясе булганда гына эшләп була, дип аңлатты.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

10 ноябрьдә сәгать 11дә Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советының XVII утырышы булачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International