Тимур Зарипов, узган атнада кушымта яңартылды, дип хәбәр итте. Атап әйткәндә, тагын бер хезмәт – газ белән тәэмин итү хезмәтләренә уңайлы түләү өстәлде.
Моннан тыш, министр урынбасарының сүзләренә караганда, күп функцияле үзәкләргә, социаль яклау органнарына, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә язылу мөмкинлеге барлыкка килде.