Алексеевскида беренче участок ветеринария пункты эшли

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Урта Тигәнәле участок ветеринария пункты биш авыл җирлегенә: Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Родники, Зур Тигәнәле, Кыркүл һәм Зур Полянка авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Урта Тигәнәле ветеринария пунктында өч кеше эшли. Коллектив аз санлы булса да, тупланган һәм һөнәрмәндләрдән тора. Болар – ирле-хатынлы Фәния һәм Фәнис Вәлиевлар,   Нурмамат Акбаев.

Хезмәткәрләр транспорт белән тәэмин ителгән, “Нива” машинасы – алар карамагында, бу аларга үзләре контрольлек  итә торган хуҗалыкларга бер каршылыксыз барырга мөмкинлек бирә. Әгәр саннар теле белән әйтсәң, Урта Тигәнәле участок ветеринария пункты дүрт меңгә якын мөгезле эре терлеккә, шулай ук дуңгызларга һәм башка йорт хайваннарына  хезмәт күрсәтә.

Пунктның үзендә эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган: даруханә бар, бу авыл кешеләре өчен бәяләп бетергесез ярдәм булып тора, чөнки кирәкле препаратны эзләп район үзәгенә барып торасы юк. Хәтта операция бүлмәсенә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International