Узган чәршәмбедә район мәдәният йортында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2017 елның 10 ноябре, җомга

Узган чәршәмбедә район мәдәният йортында көн-төн постта торучы кешеләрне – Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен сәламләделәр. 10 ноябрьдә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Ә быел әлеге хезмәтнең юбилее: Россия милициясенә 100 ел тулды.
Килгән кунакларны район башлыгы Владимир Козонков сәламләде:
–  Бүген миңа үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүче хезмәтне беренче тапкыр котларга туры килә. Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлауларымны кабул итегез! Сезнең көндәлек хезмәтегез –  җәмгыятьтә тәртип һәм тотрыклылык, Законнарга ышану, иртәгесе көнгә ышаныч дәлиле ул. Сезнең аркада без һәм якыннарыбыз үзебезне куркынычсыз итеп тоябыз. Хезмәтегез  тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч белән бәйләнгән,  ләкин шуңа да карамастан, сез үзегез сайлаган хезмәткә үзегезне фидакарь төстә бирүегезне дәвам иттерәсез. Борчулы шалтыратулар азрак булсын, күңелләрегез мәңге яшь булсын һәм тормышны яхшырак итү теләгегез бетмәсен. Нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, гаилә иминлеге, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз ягыннан хуплау һәм аңлау, иң яхшы теләкләр сезгә! – дип котлады Владимир Константинович.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының  Рәхмәт кәгазе белән Павел Ведерников һәм Илдар Зарипов  бүләкләнде. Марина Дубровина, Светлана Скворцова, Евгений Балякин район башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Иосиф Мураткин, Владимир Турушкин, Александр Солдатов, Рәфис Шиһапов, Владимир Иванов, Светлана Колебанова, Александр Ильин, Илшат Вәлиев, Виктор Мишанин, Сергей Емельянов, Миньявир Сәгыйдуллин, Лариса Вершинина, Әлфәт Әгъзәмов, Сергей Зубрилов, Фаяз Шакиров, Владимир Колебанов, Галина Березовская, Николай Гордеев, Владимир Грунин, Сергей Белов, Лилия Камаева, Валерий Дёминов, Сергей Кулёв  “Совет милициясенә – 100 ел” истәлек медаленә лаек булдылар. Рафик Хәсәнов, Сергей Биряков, Александр Лобанихин “Совет милициясенә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнделәр. Беренче дәрәҗә “Хезмәттә аерылып торган өчен” медале Раниф Нургалиевка тапшырылды. Икенче дәрәҗә “Хезмәттә аерылып торган өчен” медаленә Светлана Грошева, Виктор Мигушин, Елена Истомина, Тимур Мәрдәнов, Алексей Цыганов, Илшат Маннанов, Илдар Зарипов, Алексей Макаров, Вячеслав Туйдуганов  лаек булды. Өченче дәрәҗә  “Хезмәттә аерылып торган өчен” медален Светлана Скворцовага, Игорь Кисловка, Илшат Хәсәновка, Алексей Мишанинга, Алексей Меньщиковка, Алексей Наборщиковка, Рамил Мостафинга тапшырдылар. “Бик әйбәт хезмәт иткән өчен” исемле күкрәккә тага торган медаль белән Илфат Җаббаров бүләкләнде. Светлана Грошева Эчке эшләр министрлыгыннан Рәхмәт кәгазенә лаек булды. Светлана Сафиуллина, Руслан Хәйбуллин, Рәфис Шиһапов, Сергей Биряков, Владимир Матвеев бүлек начальнигының Рәхмәт кәгазе белән билгеләп үтелделәр. Евгений Егоров, Салават Вальщиков, Илнур Зиннәтуллин, Энҗе Исаеваны бүлек начальнигының Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр. Илшат Маннанов, Равил Хәсәнов, Илдар Зарипов һәм Наталья Никашовага “Полициянең өлкән лейтенанты” исемнәре бирелде.
Газета битләрендә әти-әниләрен  Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары котлый.
 Ярослав Меньщиков:
–Кадерле әтием, сине һөнәри бәйрәмең – Россия полициясе көне белән котлыйм. Сиңа куркынычсыз тормыш,  җаваплылык, сине хөрмәт итүләрен һәм сайлаган эшеңнән канәгатьләнү алуыңны телим.
 Женя Ведерников:
–Мин әтиемә матур полицейский булуын һәм үзенең участогында әйбәт эшләвен, эшенә беркайчан да соңга калмавын, эшендә беркайчан да арымавын, өйгә яхшы кәеф белән кайтуын һәм безнең белән уйнавын телим.
 Ризван һәм Данияр Маннановлар:
– Безнең әти полициядә хезмәт итә. Кичләрен ул өйдә булмаганда без аның шушы мизгелдә кешеләргә ярдәм итүен аңлыйбыз. Әтиебезне һөнәри бәйрәме  белән котлыйбыз, аны бик-бик яратабыз. Ул – иң яхшы, иң мәрхәмәтле әти. Аңа эшендә уңышлар, беркайчан да арымавын һәм генерал булганчы хезмәт итүен телибез.
Савелий Балякин:
 –  Мин әтием белән горурланам һәм әтиемнең күбрәк вакытын минем белән үткәрүен телим. Без бассейнга, тирга, мәйданчыкка йөрергә, футбол уйнарга яратабыз. Үсеп җиткәч, мин дә әтием кебек үк, полицейский булырга телим. Ул көчле булсын һәм беркайчан да  авырмасын иде.
Егор Секачкин:
–  Минем әтием – кыю полицейский. Ул җинаятьчеләрне тота. Мин аның белән хоккей уйнарга, урамда йөрергә һәм рәсем ясарга яратам. Ләкин ул рәсемнәр генә ясап калмый, ә бәлки тәмле ашлар да пешерә.
Павел Грошев:
– Минем әнием – кыю, матур һәм акыллы. Аның һөнәре бик мөһим. Ул кешеләргә булыша. Әниемне мин бик яратам. Аның бәйрәмендә мин аңа сәламәтлек һәм бәхет телим.
Балаларның шушы җылы теләкләре  тормышка ашсын иде! Бәйрәм белән, хөрмәтле Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International