Депутатлар игътибарына!

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

10 ноябрьдә сәгать 11дә Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советының XVII утырышы булачак.

Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертеләчәк:
1.  2017 елда районның социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары турында, 2018 елга фаразлар һәм 2014-2018 елларга районның социаль-икътисадый үсеш Программасының үтәлеш барышы турында.
2. 2018  елга һәм планлаштырылган  2019-2020 елларга Алексеевск муниципаль районы бюджеты  турында.
3. Төрлесеннән.
                                
Шул ук көнне сәгать 9 да Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының унтугызынчы утырышы булачак.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертеләчәк:

1. 2017 елда Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең якынча йомгаклары һәм 2018 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында.
2. 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлегенең  бюджеты турында.
3.  “Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”.   
4. Төрлесеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International