Алексеевск районы прокуратурасы хезмәтне саклау өлкәсендә таләпләрне бозуларны ачыклады

2017 елның 10 ноябре, җомга

Алексеевск районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Хузангай” җәмгыятендә хезмәтне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.

2017 елның 27 сентябрендә“Алексеевское” халык предприятиесе эшчесенең эш вакытында сыер тибү аркасында тән җәрәхәте алуы ачыкланды.

РФ Хезмәт кодексының 227, 229-229.2, 230-230.1  маддәләре таләпләрен бозып, эш бирүче бәхетсезлек очрагын тикшерү өчен комиссия төземәгән, бәхетсезлек очрагын тикшермәгән һәм рәсмиләштермәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау буенча инженерга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27.1 маддәсе, 1 бүлегендә каралган административ хокук бозулар турында ( Россия Федерациясенең федераль законнары һәм башка норматив хокук актларын эченә алган хезмәтне саклау буенча дәүләт норматив таләпләрен бозу) эш кузгатты.

Карар тикшерү материаллары белән карау өчен Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International