ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 22 ноябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Ольга Антонова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне,Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Вәлиуллина Гадия Нигъмәтша кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Кама сайлау округыннан депутат, аграр мәсьәләләр буенча Комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин РФ Дәүләт Думасының кичке пленар утырышында өстәмә доклад һәм  “Үсемлекләр карантины” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын хуплау тәкъдиме белән чыгыш ясады.

2017 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмиятле объектларны гамәлгә ашыручы коммерциянеке булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурска йомгак ясады.

“Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе базасында өлкән халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру дәвам итә


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

27 ноябрьдән 3 декабрьгә  кадәр Алексеевск районында “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе оештырылуның 16 еллыгы уңаеннан Совет урамы, 4 нче йортта партиянең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнар шәхси кабул ителәчәк.
 

11 ноябрьдә район үзәгенең 3 нче мәктәбендә Бөтенроссия ачык спартакиада кысаларында хәрәкәтчән уеннар буенча “Күңелле стартлар” ярышларының муниципаль этабы булды.


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017  елның 19 ноябрендә Алексеевск муниципаль районында гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар булып узды.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 11 ноябрендә Казан шәһәре мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ярминкәләр булып узды.

2017 елның 21 ноябрендә көндезге сәгать 3 тә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында (Павлюхин урамы, 75) “Ачык ишекләр көне” булачак. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстан Республикасы территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Министрлык белгечләре җавап бирәчәк.

Егерме яшь алексеевскилы үзенең беренче паспортын алды.  Тапшыру тантанасы күптән түгел ЗАГСта булып узды. Иң төп документны алыр алдыннан паспорт өстәле начальнигы Светлана Скворцова балаларга үгет-нәсыйхәтен бирде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International