"Күңелле стартлар" Алексеевскида булып узды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә район үзәгенең 3 нче мәктәбендә Бөтенроссия ачык спартакиада кысаларында хәрәкәтчән уеннар буенча “Күңелле стартлар” ярышларының муниципаль этабы булды.

Ярышларда районның дүрт мәктәбеннән:  1 нче, 2 нче, 3 нчеАлексеевск урта һәм Юеш Көрнәле мәктәпләреннән 40 укучы катнашты.

Ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәге мәктәпләргә бирелде:

I урын – 1 нче Алексеевск мәктәбе;
II урын – 2 нче  Алексеевск мәктәбе;
III урын – 3 нче Алексеевск мәктәбе;

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International