Гражданнарны кабул итү

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

27 ноябрьдән 3 декабрьгә  кадәр Алексеевск районында “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе оештырылуның 16 еллыгы уңаеннан Совет урамы, 4 нче йортта партиянең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнар шәхси кабул ителәчәк.
  27 ноябрьдә иртәнге 9 дан 12 гә кадәр авыл җирлеге башкарма комитетында гражданнарны район Советы депутатлары кабул итәчәк.
28 ноябрьдә сәгать 9 дан  12 гә кадәр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны район башлыгы, партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итәчәк.
Шул ук көнне сәгать 12 дән  2 гә кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси кабул итәчәк.  Шул ук көнне гражданнарны урыннарда район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре,   министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кабул итәчәк.  
29 ноябрьдә сәгать 9 дан 12 гә кадәр җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов кабул итәчәк.
30 ноябрьдә сәгать 9 дан 12гә кадәр һәр авыл җирлеге башкарма комитетында гражданнарны авыл җирлекләре башлыклары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары кабул итәчәк.  
1 декабрьдә – иртәнге 9 дан  көндезге 3 кә кадәр, 2 декабрьдә 9 дан 12 гә кадәр гражданнарны җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлары кабул итәчәк.
Алдан язылу өчен телефон: 2-40-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International