2017 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмиятле объектларны гамәлгә ашыручы коммерциянеке булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурска йомгак ясады.
“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе инициативасы белән безнең районнан өч коммерциянеке булмаган оешма сайлап алынды һәм аларның барысы да җиңүгә иреште.
Конкурста “Яшь иҗатка комачауламый” (“Возраст творчеству не помеха”) проекты белән ТР Алексеевск муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) җирле җәмәгать оешмасы;
“Безнең көчебез – бердәмлектә” (“Наша сила в единстве”) проекты белән Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы оешмасының Алексеевск районы җәмәгать оешмасы;
“Алексеевск районы мәктәпләренә Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда һәлак булучылар истәлегенә стендлар” (“Стенды памяти павшим в Афганистане и Северном Кавказе в школы”) проекты белән ТР Алексеевск муниципаль районының Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җирле җәмәгать оешмасы.