Коры Көрнәле авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 24 ноябре, җомга

2017 елның 22 ноябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Ольга Антонова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне,Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Вәлиуллина Гадия Нигъмәтша кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар

Вәлиуллина Гадия Нигъмәтша кызы 1927 елның 23 ноябрендә Татарстан АССР, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында икенче бала булып дөньяга килә. Яшьли әтисез кала, бала вакытыннан ук кеше гаиләсендә няня булып эшләргә туры килә аңа.   

Кече яшьтән үк туган совхозында эшли башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында көне-төне эшли. Сугыш тәмамланганнан соң Казан шәһәренә китә. 1946 елда РТИ заводында эшли башлый. 1958 елдан пенсиягә чыкканчы Татполиграфта хезмәт куя. 1968 елның 29 мартында “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме бирелә, хезмәт ветераны, 1974 елның 24 сентябреннән СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән “Озак еллар намуслы хезмәт өчен” медаленә лаек була.  “Бөек Ватан сугышы ветераны” таныклыгы бар. Күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән. 2009 елда туган авылына кайта. Язмышы шулай килеп чыга ки, аның үз балалары булмый, ләкин аны күп кенә туганнары чолгап алган, алар аны яраталар. Гадия Нигъмәтша кызы бертуганының кызы гаиләсе белән яши, аңа мөнәсәбәт бик әйбәт, аны хөрмәт итәләр һәм аңа барысы да яхшы мөгамәләдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International