Айрат Хәйруллин: “Лаборатор тикшерүләр өчен карантин продукциясе импортерлары түләү практикасын саклап калырга кирәк”

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Кама сайлау округыннан депутат, аграр мәсьәләләр буенча Комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин РФ Дәүләт Думасының кичке пленар утырышында өстәмә доклад һәм  “Үсемлекләр карантины” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын хуплау тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Хәзер гамәлдәге законнар буенча импортка кертелә торган карантин продукциясен тикшерүләргә аның хуҗасы түли. Ләкин 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк карар нигезендә тикшерүләрне федераль бюджет исәбенә үткәрү каралган, бу бюджетка авыр йөк булып кына төшмичә, Россия җитештерүчеләренә карата гадел дә булмас иде, дип аңлатты ул журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International