Куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый.
Яз якынлаша. Озакламый кояш кар катламын эретәчәк һәм коммуналь хезмәтләр районны төзекләндерүгә керешәчәк.
21 мартта Алексеевск бистәсе мәктәпләре бергә берләшеп, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан 100 гә якын катнашучы, укучылар, укытучылар, чакырылган кунаклар, бистәнең 1нче урта мәктәбенә җыелып, дуслык һәм иҗат бәйрәме үткәрде. Бәйрәм, алдан ук киңәшләшеп, 3 өлешкә бүлеп үткәрелде:
2018 елның 20 мартында Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге методисты Алена Свистунова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лариса Белова, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Исламова һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рабига Ишниязова тыл хехзмәтчәне, Урманасты Шунталысы авылында яшәүче Мостафина Әминә Камалетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Чәршәмбе көнне Алексеевск ДОСААФының тугызынчы хисап-сайлау конференциясе булды, анда биш елда эшләнгән эшкә йомгак ясалды, аның Советы һәм идарәсе әгъзалары сайланды.
14 мартта В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалында укучылар өчен Туган тел көне уңышлы узды, анда Алексеевск районы вәкилләре дә уңышлы катнашты
2018 елның 17 мартында Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Әлхәт Һади улы һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Антонова О.Г. Түбән Тигәнәле авылы кешесе Закирова Шөкрия Закир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Ярышлар 12 команданы җыйды: Уникс-Юниор 1 һәм 2; Түбән Кама, Вахитов балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 1 һәм 2; Яр Чаллы 1 һәм 2, Лаеш, Арча, Кукмара, Питрәч районнары һәм, әлбәттә инде, Алексеевск районы.
2018 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионында 43 нче яшьләр чаңгы марафоны старт алды. Анда 20 километрлы арада 15-16 яшьлек үсмерләр арасында ирекле стиль белән Татарстан чаңгычылары арасында 1 сәгать 1 минут 59 секунд нәтиҗәсе белән Зверев Герман (1 нче Алексеевск урта мәктәбе) 4 нче урынны алды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 11 шәһәреннән һәм 19 районыннан 186 егет һәм 130 кыз катнашты.