Яз якынлаша. Озакламый кояш кар катламын эретәчәк һәм коммуналь хезмәтләр районны төзекләндерүгә керешәчәк. Урамнарны, җәмәгать урыннарын, ишегалларын төзекләндерү язгы эшләрнең иң мөһим пункты булып тора.
Район кешеләренә җәмәгать территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашу мөмкинлеге барлыкка килә. Алексеевскилылар район үзәге һәм район урамнарын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча үз тәкъдимнәре белән 2-45-65, 2-49-65 телефоннары аша уртаклаша алалар.
Үз теләкләрегезне alxgp.alx@tatar.ru , zariaalex@yandex.ru электрон адреслары буенча бәян итә яки почта аша (422900 , Алексеевск штб, Павёлкин урамы, 18 нче йорт) җибәрә аласыз.
Район башкарма комитеты кешеләрне үз тәкъдимнәрен әйтүдә актив катнашырга чакыра. Әйдәгез, бергәләп бистәбезне тагын да чистарак һәм матуррак итик.