Алексеевск районы Туган тел көненә багышланган чарада катнашты

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Үткәрелгән чара йомгаклары буенча Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбен тәмамлаган Аделина Мөлюкова һәм Чистай шәһәренең “4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесен тәмамлаган Илья Ясногор “Укытучыларга рәхмәт хаты” номинациясендә диплом алдылар.
 Әлеге чараны үткәрү Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче кешеләрнең туган телен саклап калуга булыша.
Туган тел көне конкурс формасында уздырылды. Катнашучыларга берничә этап узарга кирәк иде. Беренче этапта студентлар шагыйрьләрнең үз телләрендә шигырьләрен укыдылар, икенчесендә атаклы шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Өченче этапта Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә диктант яздылар. Дүртенче этапта туган телләрен укыткан укытучыларына, фамилияләрен, исемнәрен һәм әтиләренең исемнәрен күрсәтеп, рәхмәт хаты яздылар.
 Җиңүчене котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International