2018 елның 17 мартында Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Әлхәт Һади улы һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Антонова О.Г. Түбән Тигәнәле авылы кешесе Закирова Шөкрия Закир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Шөкрия апа Түбән Тигәнәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш вакытында колхозда эшли. Сугыштан соң авылдашы Гаяз Закир улына кияүгә чыга. Ире белән бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер хөрмәтле якташыбыз улы тәрбиясендә яши. Бик дус, тату гомер кичерәләр. Шөкрия апаның 13 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.