Алексеевск районында хисап-сайлау конференциясе булды

2018 елның 23 марты, җомга

Конференциядә район мәктәпләре директорлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. “Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыятенең эш йомгаклары турында” җирле оешма җитәкчесе Сергей Гордеев хисап бирде. Тикшерү барышында Биләр мәктәбе директоры Андрей Чегуров Биләр мәктәбенең җиһазланган сыйныф бүлмәсе булган базасында машина йөртүчеләрне укыту турындагы мәсьәләне төптәнрәк уйларга тәкъдим итте. Ә Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбе директоры Олег Фомин укыту спектрын киңәйтергә һәм игътибарны өметле пилотсыз транспортка идарә итү өлкәсенә юнәлдерергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International