Фестиваль программасына дүрт ярыш: снайперлар, осталык, стритбол 3х3 һәм баскетбол 5х5 конкурслары керә. Безнең команда малайларының әле беркая да чыкканнары юк һәм бу аларның беренче ярышлары. Шуңа күрә без үзебезне күрсәтергә һәм башкаларга карарга исәпләдек, анда алар үзләрен ярыйсы күрсәттеләр һәм кайбер мизгелләрдә хәтта көткәннәрне дә узып киттеләр. 5х5 уеннарында безнекеләр бик азга гына калыштылар, бу балаларыбыз алга таба бераз гына тырышсалар, аларның барысы да килеп чыгачак, дигән өмет бирә.
Снайперлар конкурсында командабыз – 6 нчы, осталык конкурсында – 9-11 нче, стритбол 3х3 тә – 9 нчы, баскетболда 11 нче урынны алды. Бөтен фестиваль нәтиҗәләре буенча командабыз 10 нчы урынга чыкты.
Тренер-укытучы Аличев Д.А.