Пәнҗешәмбе көнне, 17 май - Балалар ышаныч телефоны көне
Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов алдында үз структурасының эше турында хисап бирде. Атап әйткәндә, җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгәне өчен 16 кеше тоткарланган.
ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә паспортлар һәм ана сертификатлары тапшырылды. Паспортлар тапшыру тантанасын ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина алып барды. Шундый истәлекле һәм күңелле вакыйгалар белән җыелучыларны район җитәкчесе Сергей Демидов котлады. Бәйрәм Халыкара гаилә көненә туры китерелгән иде.
15 майдан Алексеевск-Биләр маршруты буенча автобус яңадан йөри башлаячак.
Автобус атна саен сишәмбе көннәрендә Биләрдән Алексеевск бистәсенә – иртәнге 7 дә, Алексеевскидан Биләргә кичке 4 тә кузгалачак.
Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр күзәтелә: 15 майда көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, кыска вакытлы җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр җитә. 14 майдан 21 майга кадәрге чорда республика буенча урманнарда янгын куркынычының югары булуы (4 класс) көтелә.
Бүген Украина эзләүчеләреннән, “Вертикаль” ПОдан (җитәкчесе Владимир Жарко) Житомир өлкәсенең Малин шәһәре янында 2018 елның 9 маенда Алексеевск кешесе, 1941 елда хәбәрсез югалган лейтенант Круглов Иван Григорьевичның мәете табылуы турында хәбәр килде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә гражданнар күбесенчә күчемсез милеккә хокук һәм аның белән эш итүгә Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә, ул ЕГРПдан күчемсез милек объектына күчермә яки күчемсез милек объектына арест салынмау турындагы белешмә. Ел саен идарә 500 меңнән артык шундый белешмә бирә.
2018 елның 18 маенда хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарны яклау һәм аларның хокукларын үтәү максатында халык өчен “кайнар линия” ачылачак.
13 майда Чистай шәһәрендә алкалы хоккей буенча турнир үткәрелде. Ул ир-егетләр командалары арасында оештырылды.