Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр күзәтелә: 15 майда көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, кыска вакытлы җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр җитә.
14 майдан 21 майга кадәрге чорда республика буенча урманнарда янгын куркынычының югары булуы (4 класс) көтелә.
2018 елның 15 маена
2018 елның 14 маенда кичке 6 дан 15 маенда кичке 6 га кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 м га, көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+10˚,
һаваның максималь температурасы көндез +24..+27˚.