Виктория Нестратенко хәбәр иткәнчә, бу урыннарда сугышлар 1941нең азагында барган, ә Круглов И.Г. үзе 22 нче механикалаштырылган корпусның 215 нче мотоукчы дивизиясе 711 нче мотоукчы полкында хезмәт иткән. Хәзерге вакытта сугышчының туганнарын актив эзләү бара. Алексеевск бистәсенең бөтен кешесе исеменнән эзләүчеләргә хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
2018 елның 14 маенда солдатның Алексеевскида яшәүче ике туганы табылды. Круглов И.Г. мәетен туган җирендә җирләү өчен тапшыруның якынча процедурасы башланды.