ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә паспортлар һәм ана сертификатлары тапшырылды. Паспортлар тапшыру тантанасын ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина алып барды. Шундый истәлекле һәм күңелле вакыйгалар белән җыелучыларны район җитәкчесе Сергей Демидов котлады. Бәйрәм Халыкара гаилә көненә туры китерелгән иде.
– Мин сезнең йөзегездә барлык алексеевскилыларны шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм. Асылда бу бәйрәм игътибарны традицион кешелек кыйммәтләренә һәм буыннарның тарихи күчүчәнлегенә юнәлтә. Бүген дүрт гаиләнең ана капиталы алуы бик символик, ул әлеге гаиләләргә үзләренең матди хәлләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бу – Россия гаиләсенә ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларының берсе, дип саныйм.
Бу көнне Россия Федерациясе гражданины паспортын алу да шулай ук символик. Үз иленең гражданины барыннан да элек үзенең кече ватанын, үз гаиләсен яратучы кеше бит. Анда сезнең тормыш юлыгызның алдагы этаплары: армиядә хезмәт итү, никахлашу, балаларыгызның тууы билгеләп үтеләчәк. Мин ышанам, сез, балалар, бөтен белемегезне, бөтен хезмәтегезне һәм бөтен көчегезне үз җирегезнең чын хуҗалары булуга бирергә, районыбызның, республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуына бөтен чаралар белән ярдәм итәргә тырышачаксыз.
Кадерле бүгенге бәйрәмдә катнашучылар, бөтен гаиләләргә чын күңелдән бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, шатлык һәм үз гаиләләрегез өчен горурлык, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга хөрмәт, үз көчләрегезгә һәм киләчәккә ышаныч телим, – дип котлады Сергей Демидов.
Россия гражданнары үзләренең төп документларын район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов һәм Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районындагы бүлеге начальнигы Вячеслав Яковлев кулыннан алдылар.
Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарёв котлаулар белән чыгыш ясады.
Дүрт гаилә ана капиталы сертификаты алды һәм унике балага паспортлар тапшырылды.