Пәнҗешәмбе көнне, 17 майда, Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә, иртәнге 10 нан көндезге 2 гә кадәр авыр хәлдә яшәүче балаларга ярдәм итү фонды “Круг доверия” исемле Гомумроссия интернет-марафоны үткәрә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Алексеевск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге.
Турыдан-туры тапшыру www.8-800-2000-122.ru онлайн-марафон сайтында, шулай ук www.telefon-doveria.ru “Балалар ышаныч телефоны” сайтында булачак. Катнашучылар үз сорауларын һәм тәкъдимнәрен, шулай ук видеомөрәҗәгатьләрен krugdoveria@telefon-doveria.ru почтасына җибәрә алалар.