Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының “Азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне, спиртлы азык-төлек өстәмәләре һәм тәмләткечләрен ваклап сатуны туктатып тору турында”гы 5 апрель, 2018 ел, 28 санлы карары белән (Юстиция министрлыгында 10 апрель, 2018 ел, 50685 саны белән теркәлгән) азык-төлек булмаган спиртлы продукциянең кайбер төрләрен сатуны чикләү, спиртлы азык-төлек өстәмәләре һәм тәмләткечләрне ваклап сатуны туктатып тору сроклары 180 көнгә озайтылды.
Тыю лосьоннар сыек косметика чаралары, авыз чайкату өчен гигиена чаралары һәм кайбер кешеләр аракы урынына куллана торган һәм “фанфурик”лар дип аталучы бәясе 28 проценттан күбрәккә арзанрак составында этил спирты булган шешәләрдәге башка сыеклыкларга кагыла.
Пыяла юу сыеклыклары, сыек булмаган спиртлы продукцияне һ.б.ларны сату тыелмый.