Алексеевскилылар өчен мөһим мәгълүмат: Россия Федерациясе тикшерү комитеты тикшерү идарәсе Татарстан Республикасы буенча Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция капитаны Карасев Сергей Николаевич гражданнарны кабул итәчәк.
Ялкын авыл мәдәният йортының "Рябинушка" вокаль коллективы "КАРАВОН" рус фольклор бәйрәмендә катнашты. Коллектив диплом белән бүләкләнде.
27 майда Александровка авылы клубында “Изге Троица” бәйрәме үткәрделәр.
Алексеевск районында даими депутатлар комиссиясе утырышы булачак.Утырыш 29 майда иртәнге 10 да район Советының утырышлар залында узачак..
Яңа Чишмәдә “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” республика акциясе булды, ул “Нечкәбил-2018” конкурсы һәм “Гаилә елы” III Бөтенроссия конкурсының сайлап алу турларын үткәрү кысаларында уза. Акциянең оештыручысы – «Гаилә канаты астында» («Под крылом семьи») оешмасы.
XV “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында мини-лапта буенча Болгарда узган ТР чемпионатында Алексеевск районы мактаулы икенче урынны алды.
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Алексеевскида билбау көрәше буенча ТР чемпионаты ачылды. 24 майдан 26 майга кадәр 1 нче Спорт комплексында Татарстанның 35 районыннан килгән өч йөздән артык спортчы Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен көрәшәчәк.