Пәнҗешәмбе көнне, 31 майда, алексеевскилылар үз сорауларын Россия Федерациясе тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесенә бирә алалар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

2018 елның 31 маенда Россия Федерациясе тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында (Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 87 нче йорт) гражданнарны иртәнге 9 дан көндезге 1 гә кадәр  Россия Федерациясе тикшерү комитеты тикшерү идарәсе Татарстан Республикасы буенча Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе,  юстиция капитаны Карасев Сергей Николаевич кабул итәчәк. Кабул итү темасы: күп фатирлы өйләрне төзегәндә өлешләп катнашучыларның хокуклары бозылу.

 Алдан 8-84342-5-56-43,  8-929-725-55-08 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International