XV “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында мини-лапта буенча Болгарда узган ТР чемпионатында Алексеевск районы мактаулы икенче урынны алды.
Барлыгы ун команда ярышты. Финалда каты көрәштә Алексеевск спортчылары хуҗалар командасына 11:12 исәбе белән оттырды. 1 нче урында – Спас районы, 2 нче урында –Алексеевск районы; 3 нче урында - Түбән Кама районы.